Рөстәм Миңнеханов күп функцияле үзәкләр булдыру буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

2013 елның 6 декабре, җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күп функцияле үзәкләре челтәрен үстерү турында бөтенроссия селектор киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

“Кешеләр өчен җайлы булган күп функцияле үзәкләр булдыру – бу безнең мөһим бурыч. Без үз гражданнарыбызны, төрле белешмәләр һәм документлар эзләп, төрле инстанцияләр буйлап йөрү зарурлыгыннан коткарырга тиеш, - дип белдерде Д.Медведев, киңәшмәне ачып.

Россия Федерациясе Премьер-министры китергән күрсәткечләр буенча, хәзер Россиядә 848 шундый учреждение эшли. Аларга илебез халкының өчтән бере диярлек мөрәҗәгать итә ала. Төп бурыч – 2015 ел азагына 90% граждан өчен бер тәрәзә принцибы буенча хезмәт күрсәтүләргә ирешү мөмкинлеген тәэмин итү. Моның өчен КФҮ санын якынча 3 мәртәбәгә арттырырга кирәк.

Үткән ел КФҮ эшенең хокукый нигезләре тәгаен формалаштырылды. Хөкүмәт аеруча таләп ителә торган, мондый үзәкләрдә беренче чиратта күрсәтелергә тиешле дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр исемлекләрен билгеләде.

“Мәгълүм ки,бу тема үсешендә, КФҮ системасын үстерүдә, төп рольне регионнар уйнарга тиеш, - дип белдерде Дмитрий Медведев. – Аларның һәрберсендә әлеге катлаулы проектка идарә системасы формалаштырыла, региональ комиссияләр төзелгән. Быелның сентябрендә Дәүләт Думасына закон проекты кертелде һәм беренче укылышта кабул ителде, аның буенча федерация субъектларына күп функцияле үзәкләрнең эшчәнлеген оештыру вәкаләтләре бирелде”.

Д.Медведев сүзләренчә, федераль бюджеттан КФҮ булдыруны финанслашу өчен акчалар бүлеп биреләчәк. 2014 елга 3 млрд. сум каралган инде, 2015 елга да шул кадәр.

Икътисадый үсеш министры Олег Фомичев үз чыгышында проектның проблемалары һәм максатлары турында сөйләде. “Төп максат – бездә, КФҮтә һәр тормыш ситуациясе буенча хезмәт күрсәтүнең тулы җыелмасы булу”, - дип белдерде министр урынбасары.

Ул КФҮ күрсәтә торган хезмәт исемлеген киңәйтергә тәкъдим итте. “Без шулай ук губернатор карары буенча КФҮгә аерым дәүләт һәм муниципаль хезмәтне тулы күләмдә күрсәтү мөмкинлеген бирергә тәкъдим итәбез, чөнки регионнар дәрәҗәсендә региональ администрация бүлекләрен яисә аерым бюджет учреждениеләрен тотуның мәгънәсе юк”, - дип билгеләп үтте Олег Фомичев.

Шулай ук министр урынбасары сүзләренчә, КФҮнең дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең кәгазьсез багланышларының норматив-хокукый нигезләмәсе кирәк.

Киңәшмә барышында башка регионнар губернаторлары да туры элемтәгә чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International