РФ Финанслар министрлыгы 2013 елда төбәкләргә барлыгы 130 млрд сумлык бюджет кредитлары бирәчәк, шул ук вакытта ул 30 төбәккә барлыгы 40 миллиард сум күләмендә кредитларны рефинанслады, дип хәбәр итте журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.
"80 миллиард сум бирелде, тагын 50 миллиар сум бирәчәкбез, шулай итеп ел буенча 130 миллиард сум тәшкил итәсәк. Киләсе елга бюджет кредитларына тагын 80 миллиард сум планлаштырылган", - диде Силуанов. Кредит бирелүче ставка рефинанслашуның өчтән беренә кадәр киметелгәнен дә искәртеп узды ул.