Финанслар министрлыгы Табигать министрлыгының Көнчыгыш Себердәге җирләрдә углеводород табу буенча лицензияне бозган өчен нефтяникларны салым түләүдә яки экспорт пошлиналары ташламалардан ваз кичерү турында тәкъдимне тикшерергә кирәк дип саный. Бу турыда журналистларга Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов хәбәр итте.
Узган атнада Табигать министры Сергей Донской белдергәнчә, ташлмалардан ваз кичерү лицензияләрне алу белән бергә башкарылырга тиеш. Әлеге тәкъдимнәр Хөкүмәткә җибәрелде.
"Чынлыкта исә, Табигать министрлыгы лицинзияләрне бозучыларга берничә төр чара куллана ала. Ташламалар турында мәсьәләне дә күтәрү җитә", - диде Шаталов, бу теманы уртага салып сөйләшергә була дип өстәп.