Д.Медведев МФЦ хезмәтләренә пошлиналарны арттыру буенча тәкъдимне хуплады

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

Премьер-министр Дмитрий Медведев күп функцияле үзәкләр бирүче дәүләт һәм муникципаль хезмәтләренә пошлиналарны 2099 елның инфляцисе дәрәҗәсенә кадәр арттыру буенча Финанслар министрлыгы тәкъдимен хуплады.

Пошлиналарны үзгәртү буенча үз тәкъдимнәрен Антон Силуанов 2013 елның 4 декабрендә премьер-министрда узган киңәшмәдә белдергән иде. "Пошлина күләмен ачыклау буенча тәкъдимнәр әзерлибез. Бездә пошлина 2009 елдан индексацияләнмәгән", дип белдерде ул вактытта министр.

Моннан тыш, Д.Медведев Финанс министрлыгының һәм икътисад үсеше министрлыгының күп функцияле үзәкләр базасында хезмәтләр күрсәтү белән бәйле булган чыгымнарны төбәкләргә компенсацияләү буенча да тәкъдиме белән килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International