Россия Федерациясенең Конституциясе көнендә, ягъни 2013 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 га хәтле Гомум Россия халыкны кабул итү көне уздырыла. Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында халыкны кабул итү Казан шәһәре, Пушкин урамы, 37 йортында уза.
Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгының компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләр керә:
* Татарстан Республикасында бердәм финанс, бюджет, салым һәм валюта сәясәтен тормышка ашыруны тәэмин итү;
* Татарстан Республиксында финанс базарлар үсеше өлкәсендә бердәм сәясәтне тормышка ашыруны тәэмин итү;
* Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләренә финанс ресурсларын туплау;
* Татарстан Республикасы бюджеты проектын әзерләү һәм Татарстан Республикасы бюджетының каралган тәртиптә үтәлешен тәэмин итү;
*Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хисап ясау;
*Дәүләт әҗәтләре программаларын эшләп чыгару һәм урнаштырылган тәртип буенча аны тормышка ашыру;
Кабул итүгә (843) 264-78-78 телефоны аша алдан язылып була.