Татарстанда 2013 елга берләштерелгән бюджет үтәлешенә башлангыч йомгак ясадылар

2013 елның 13 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе 2013 елга Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлешенә башлангыч йомгак ясадылар.

Коллегия “Корстон” кунакханә комплексы (Казан) мәйданчыгында уздырылды, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Росся Финанс министры Антон Силуанов, Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Петрушин катнашты.

Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясе on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында www.prav.tatarstan.ru).

Чараны ачып, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов коллегиядә катнашучыларны тәкъдим итеп чыкты, шулай ук Росся Финанс министры Антон Силуановка Татарстанга игътибары өчен рәхмәт белдерде. Безнең икътисадтагы уңышларыбыз, Бөтендөнья җәйге универсиадасын лаеклы рәвештә уздыруыбыз федераль хакимиятнең системалы эшеннән килеп чыга, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бик зур сегмент финансларга, безнең финанс проектлары белән бәйле, шул исәптән бурыч дигән җитди проблема белән дә бәйле. Татарстан Президенты Россия Федерациясе Финанс министрлыгына Татарстан Республикасының федераль бюджет алдындагы бурычларын реструктуризацияләгән өчен рәхмәт белдерде. Бу үз чиратында Fitch халыкара рейтинг агентлыгына республиканың инвестиция дәрәҗәснең халыкара рейтингын бирергә ярдәм итте, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов.

Бүген төп бурыч – Россия Федерациясе Президентының май указларын үтәү, диде аннары Татарстан Республикасы Президенты, кичә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниегә юлламасында шулай ук бу турыда сүз булды, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2013 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлешенә оператив йомгаклар һәм 2014 елга бурычлар турында сөйләде.

2013 гелда Татарстан Республикасы территориясендә салымнарны, керемнәрне, таможня пошлиналарын һәм башка җыемнарны бюджет фондларына туплауның гомуми суммасы 713 млрд. сум булачак. Шулардан 355 млрд. сумы – бу бюджетларның салым һәм салым булмаган керемнәре, алар түбәндәгечә бүленә: федераль бюджетка 191 млрд. сум җибәрелә, яисә гомуми сумманың 54%ы, Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына – 164 млрд. сум, яисә 46%ы.

Агымдагы елда үсеш темплары кимүгә карамастан, Татарстан Республикасы керемнәрнең тотрыклы килүен тәэмин итә, дип белдерде Радик Гайзатуллин. 2010 елдан бирле Татарстан Республикасы территориясеннән федераль бюджетка керүче салым һәм салым булмаган керемнәр күләме арта бара, ул чагыштырмача 172% тәшкил итә. Ел саен Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында алдынгы урынны алып тора.

2013 ел бюджеты үтәлешенә килгәндә исә, 2013 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 164 млрд. сум күләмендә көтелә, федераль чаралар - 35,8 млрд. сум күләмендә. Төгәлләштерелгән план үтәлеше – 100,8%.

Республика бюджетына 127 млрд. сум үз керемнәребез керәчәк, җирле бюджетларга– 37 млрд. сум.

Физик затлар керемнәренә салым республика берләштерелгән бюджетына 2013 елда 51 млрд. сум тәшкил итәчәк, 2012 ел белән чагыштырганда 4,4 млрд. сумга артык яисә 9,5%ка.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2013 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 206 млрд. сум булачак, Татарстан Республикасы бюджетына – 168 млрд. сум, җирле бюджетларга – 72 млрд. сум.

Барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр финанс елын хезмәт хакын тулысынча түләп тәмамлыйлар.

Радик Гайзатуллин әйтүенчә, 2013 елда барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларның да социаль юнәлешлелеге көчәйде. 2013 елда бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүнең гомуми күләме 70 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Уртак коллегия барышында нотык белән Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин (“2013 елга республика салым органнарының эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында”), Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе Рөстәм Нуриәхмәтов (“2013 елга Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында”) һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International