Татарстан Республикасына бизнес биредә шартлар аңлаешлы булганга килә, эшмәкәрлек мохите булдырылган, администрация эшли.Бу хакта бъген Россия финанслар министры Антон Силуанов ТР Финанс министрлыгының, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең,ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең коллегияләренең уртак утырышында белдерде.
Коллегия "Корстон" КСККда узды, аның эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең җитәкчесе урынбасары Андрей Петрушин һәм башкалар катнашты. Чара интернет челтәрендә on-line режимда трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында www.prav.tatarstan.ru).
Уртак коллегиядәге чыгышында Антон Силуанов бүгенге көндә башка Россия регионнары җитәкчеләрен дә эшмәкәрлеккә карата шундый ук мөнәсәбәттә булулырга этәрергә, бизнес үсешенә шартлар булдыруга ихтыяҗ барлыгын белдерде. Ил хөкүмәте Татарстан республикасы җитәкчелегенең эшчәнлеген югары бәяли, дип әйтте Антон Силуанов, без регионга бүленә торган акчаларның акыл белән туздырылганын күрәбез. Ул Казандагы 2013 елгы Универсиадага әзерлекне, хәзер татарстанлылар, студентлар, спортчылар куллана торган яңа объектларны төзүне уңай мисал итеп китерде.
Бүген илдә индустриаль мәйданчыкларны, махсус икътисадый зоналарны төзүгә бик күп акча сарыф ителә. Бары бер генә махсус икътисадый зона эшләп килә - Татарстан Республикасында урнашкан "Алабуга" МИЗ. Антон Силуанов шулай ук тагын бер техник-кертү төрендәге махсус икътисадый зона - «Иннополис» яхшы эшлиячәгендә ышанычын белдерде. Аны да Татарстан территориясендә булдырдылар.
Уртак коллегия кысаларында Антон Силуанов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия Финанслар министрлыгының күкрәк билгесе - "Финанс эше отличнигы".