Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2026 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2026 елга бурычлары турында сөйләде.
Барлык муниципаль берәмлекләрне тоташтырып видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Фәйзрахманов үзенең чыгышында 2026 елның 1 кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 147,4 млрд.сум керүен билгеләп үтте. Салым һәм салым булмаган керемнәр 135,4 млрд.сум күләмендә күчерелгән, шул исәптән республика бюджетына – 115 млрд. сум, җирле бюджетларга – 20,4 млрд. сум кергән.
"Берләштерелгән бюджетның тупланган салым һәм салым булмаган керемнәре күләме буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында дүртенче урында", - дип билгеләп үтте республиканың финанс министры.
Аның сүзләренә караганда, өч ай эчендә табышка салым 42,3 млрд.сум тәшкил иткән. Физик затлар кеременә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 44 млрд. сум, оешмалар мөлкәтенә салым 13,4 млрд. сум, акцизлар керемнәре 11,2 млрд. сум тәшкил иткән. Җыелма керемгә салым 5,6 млрд. сум тәшкил иткән, җир салымы 2,1 млрд.сум күләмендә җыеп алынган. Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр 15,5 млрд. сум кергән.
Бюджетның чыгым өлеше үтәлеше турында сөйләгәндә, Марат Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 114,4 млрд.сум тәшкил иткән. Республика бюджеты чыгымнары – 87,9 млрд.сум, җирле бюджетлар чыгымнары – 59,6 млрд. сум күләмендә башкарылган.
Ел башына калган бюджет акчалары һәм 1 квартал керемнәре хезмәт хакларын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирде.
2026 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектлар кысаларындагы чараларны финанслауның гомуми күләме 53,8 млрд.сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан – 28,8 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 25 млрд. сум юнәлтеләчәк. 1 кварталда 9,3 млрд. сум үзләштерелгән.
Чыгышын йомгаклап, Татарстан финанс министры түбәндәге бурычларны билгеләде. "2026 елга бурычлар агымдагы катлаулы вәзгыятьне күздә тотарга тиеш. Ел дәвамында керемнәрнең тотрыклы керүендә киеренкелек барлыкка килергә мөмкинлеген исәпкә алып, бюджетларыбызның баланслылыгы өчен бездән салымнарны туплауны тәэмин итү һәм бюджет акчаларын экономияле һәм сакчыл тоту таләп ителә», - диде Марат Фәйзрахманов.