«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «С гепатитына каршы көрәш һәм әлеге авыруның таралу куркынычын киметү» федераль проекты кысаларында 2026 елда «хроник вируслы гепатиты C» диагнозы белән диспансер күзәтүендә булган затларны амбулатор шартларда вируска каршы дару препаратлары белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга 150,46 млн. сум күләмендә чаралар каралган, шуларның 109,84 млн.сумы федераль бюджеттан керәчәк, ә 40,62 млн. сумы республика бюджетыннан юнәлдереләчәк.