2026 елда Татарстан Республикасында «Земство укытучысы» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында авыл торак пунктларына, я эшчеләр поселокларына, я шәһәр тибындагы поселокларга, я 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләргә эшкә килгән (күченгән) укытучыларга бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләрен гамәлгә кую чараларын тормышка ашыру дәвам итә. Бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләве күләме 1 млн.сум тәшкил итә.

Әлеге максатларга чыгымнар өлешчә федераль бюджет чаралары хисабына финанслана.

2026 елда Татарстан Республикасы бюджетында әлеге түләүләрне тапшыруга 12 000,0 мең сум күләмендә чаралар каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 6 480,0 мең сум юнәлтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International