Татарстан Республикасы Хөкүмәте ташламалы категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча социаль программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итә. 2026 елга республика бюджетында сугыш ветераннарына, сугышчан хәрәкәт ветераннарына, инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итү өчен чаралар каралган.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 141,5 миллион сум юнәлдереләчәк, шул исәптән:
«Ветераннар турында» 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ санлы Федераль закон белән билгеләнгән аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итүгә - 10,3 млн. сум;
«Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ санлы Федераль закон белән билгеләнгән аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итүгә - 126,6 млн. сум;
Россия Федерациясе Президентының «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында» 2008 елның 7 маендагы 714 санлы Указы нигезендә «Ветераннар турында» Федераль законда билгеләнгән аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны торак белән тәэмин итүгә - 5,6 млн. сум.
Ветераннар һәм инвалид гражданнар өчен лаеклы торак шартларын тәэмин итү Татарстан Республикасы социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.