Татарстан Финанс министрлыгы хезмәткәрләре пансионатта тәрбияләнүчеләрне Җиңү көне белән котлады

2026 елның 11 мае, дүшәмбе

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре Лаеш районындагы «Тормыш агачы» пансионатында өлкәннәр өчен чара үткәрделәр. Әлеге омтылыш – коллективның шәхси инициативасы. Мондый очрашулар кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗларга күңел җылысын бүләк итү мөмкинлеге бирә.

Министрлык хезмәткәрләре бүләкләр алып кайтып, бәйрәм программасын оештырды һәм, иң мөһиме, пансионат карамагындагыларга якты хисләр һәм бәйрәм рухы бүләк итте. Җавап итеп иң ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады: “Сәламәтлек сезгә. Безгә онытылмаслык хәтирәләр бүләк иткәнегез өчен рәхмәт», - дип уртаклашты өлкәннәр.

Мондый гади, чын күңелдән бара торган чаралар аеруча мөһим. Алар кеше мәрхәмәтенең кыйммәтен, буыннар арасындагы бәйләнешне һәм өлкән буын турында кайгыртуның бурыч кына түгел, ә шатлык та булуын искә төшерә. Мондый башлангычлар күбрәк булсын, чөнки нәкъ менә шундый күркәм очрашулардан чын бердәмлек һәм бер-береңә хөрмәт барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International