Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2026 елның 1 маена илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнарның үтәлеше 15 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 27,8 процентын тәшкил итте. Нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
- “Гаилә” – 6,2 млрд сум (35%);
- “Тормыш өчен инфраструктура” – 3,3 млрд сум (17%);
- “Яшьләр һәм балалар” – 2,4 млрд сум (32%);
- “Пилотсыз авиация системалары” – 2 млрд сум (100%).
2026 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 53,8 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 28,8 млрд сумы – федераль бюджеттан һәм 25 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджетыннан юнәлдереләчәк.