Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Чын күңелдән Сезне Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының 106 еллыгы белән котлыйм!
Узган дистә еллар эчендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы данлы үсеш юлын узды. Республика финансчылары һәр вакыт үзләренең һөнәри бурычларын намус белән үтәде.
Тармагыбыз ветераннары – аларның Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә өлеш керткән фидакарь хезмәтләре алдында баш иябез. Алдагы буыннар нигез салган традицияләргә хөрмәтебез гаять зур. Нәкъ менә аларның тырышлыгы һәм һөнәри осталыгы белән бүген иң катлаулы мәсьәләләрне тиз арада хәл итә алырлык механизм булдырылган һәм нәтиҗәле эшләп килә.
Бүгенге катлаулы геосәяси шартларда финансчылар хезмәте әһәмияте бермә-бер артты. Заман таләпләре безнең алда яңадан-яңа бурычлар куя. Шул исәптән, икътисадның тотрыклылыгы, дәүләт финанслары белән сак идарә итү, бюджетларның тотрыклылыгын һәм баланслылыгын саклау, төрле тармакларда масштаблы проектларны гамәлгә ашыру сезнең эшчәнлек нәтиҗәләренә бәйле. Алга таба да уртак эшчәнлегебез белән без республиканың финанс тотрыклылыгын ныгытуны дәвам итәрбез, Татарстан финансчысы исемен лаеклы йөртүне дәвам итәрбез дип ышаным калам.
Бәйрәм белән, хезмәттәшләр! Иминлек, бәхет һәм республикабызның чәчәк атуы хакына яңа казанышлар!
Иң изге теләкләр белән,
Татарстан Республикасы
финанс министры Марат Җәүдәт улы Фәйзрахманов