Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм итү турында

2026 елның 2 июне, сишәмбе

2026 елда «Татарстан Республикасын фәнни-технологик үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасында алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына дәүләт ярдәме дәвам иттерелә.

Әлеге инженерлык мәктәпләре «А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе һәм «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты» югары белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе базасында булдырылган.

Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетында 550,0 млн. сум күләмендә чаралар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International