«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2026 елда Мамадыш, Кукмара, Арча һәм Балтач муниципаль районнары территорияләрендә клуб тибындагы алты мәдәни-ял итү оешмасы бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетында 196 088,1 мең сум күләмендә чаралар каралган, шул исәптән 143 144,3 мең сум федераль бюджет акчаларыннан юнәлдереләчәк.