Татарстан Республикасында 2026 елда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасы кысаларында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
2026 елда чараларны гамәлгә ашыруга 1 399,4 млн.сум күләмендә чаралар расланган, шул исәптән:
«Территорияләрне үстерү фонды» гавами-хокук компаниясе чаралары исәбенә – 342,6 млн. сум,
Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбенә – 1 042,7 млн. сум,
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре чаралары исәбенә – 14,0 млн. сум.