2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында икмәк пешерү предприятиеләренә социаль икмәк җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен 310 млн. сум күләмендә ассигнованиеләр каралган.
Күрсәтелгән акчаларны социаль икмәк җитештерү өчен он һәм (яисә) ашлык сатып алуга чыгымнарны каплауга юнәлтү планлаштырыла.
Күрсәтелгән максатларга субсидия күләменең 1 килограммга 6,0 сумнан артмавы каралган.