Төбәкләрнең социаль-икътисадый үсеше рейтингында Татарстан өченче урынны саклап калды

2026 елның 15 июне, дүшәмбе

РИА Новости тикшеренүләре мәгълүматларына караганда, Татарстан 2025 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади хәл дәрәҗәсе буенча гомумроссия төбәкләр рейтингында өченче урынны саклап калган. Республиканың интеграль рейтингы мөмкин булган 100 баллдан 86,37 балл тәшкил иткән.

Рейтингта лидерлар рәтендә – 94,48 балл белән Мәскәү һәм 90,21 балл белән Санкт-Петербург. Экспертлар билгеләп үткәнчә, беренче унлыкка керүче лидер төбәкләрнең үз позицияләрендә тотрыклы калуы һәм аларны урта сроклы перспективада саклап калуы ихтималы зур.

Регионнарның социаль-икътисадый үсеше рейтингы узган елда региональ үсешнең төп күрсәткечләрен туплау нигезендә төзелде. Рейтинг нәтиҗәләре 2025 ел йомгаклары буенча теге яки бу төбәкнең социаль-икътисадый үсеше дәрәҗәсе һәм динамикасы турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International