2026 елда Татарстан Республикасында «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты составына керә торган «Россия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносы объектларына капиталь ремонт эшләре дәвам итәчәк.
2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына бу максатларга 400,1 млн.сум күләмендә чаралар каралган, шул исәптән федераль бюджеттан 292,1 млн. сум күләмендә субсидияләр юнәлтеләчәк.