Агымдагы елның 1 июненә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 97 498,4 млн. сум тәшкил итте, шул исәптән:
федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 90 064,6 млн. сум,
Татарстан Республикасының бирелгән дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 7 433,8 млн. сум.
2026 елның 1 мае белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 212,8 млн.сумга кимеде, бу махсус казначылык кредиты буенча төп бурычның бер өлешен вакытыннан алда түләп бетерүгә, шулай ук «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыяте йөкләмәләре буенча Татарстан Республикасының бурыч йөкләмәләре кысаларында япон иенасы курсының кимүенә бәйле.