Эшсез гражданнарга бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәме турында

2026 елның 17 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 29 маеннан 431 санлы карары нигезендә эшсез гражданнарга шәхси эшмәкәр буларак дәүләт теркәвенә, төзелә торган юридик затны дәүләт теркәвенә алуда, крестьян (фермер) хуҗалыгын дәүләт теркәвенә алуда, физик затны салым органында һөнәри керемгә салым түләүче буларак исәпкә куюда бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәме күрсәтелә.

Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга ел саен 65,1 млн.сум күләмендә чаралар карала.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 5 маеннан 666 санлы карары белән әлеге түләү күләме 145,1 мең сумнан 250,0 мең сумга кадәр арттырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International