Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясе Җир кодексы нигезендә, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеген милеккә түләүсез бирү урынына торак урыннары белән тәэмин итү буенча социаль ярдәмнең башка чараларын күрсәтү мөмкинлеген билгеләргә хокуклы.
Шуның нигезендә 2025 елның 3 октябрендәге 35-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы белән Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертелде. Хәзер Казан һәм Чаллы шәһәре территориясендә даими яшәүче күп балалы гаиләләр, аларның ризалыгы белән, Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне алырга мөмкин.
Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга күрсәтелгән акчалата түләү күләме 200,0 мең сум тәшкил итә.
2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында әлеге ярдәм чарасын гамәлгә ашыру өчен 500,0 млн сум күләмендә чаралар каралган.