2026 елда Татарстан Республикасына Сәламәтлек саклауны мәгълүматлаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 164 930,0 мең сум күләмендә башка бюджетара трансфертлар бүлеп биреләчәк.
Әлеге акчалар дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау системалары медицина оешмаларының медицина мәгълүмат системаларының һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системаларының дәүләт мәҗбүри медицина иминияте мәгълүмат системасы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.