Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы исегезгә төшерә: 2026 елның 15 июлендә милектә милек итүнең минималь срогыннан кимрәк булган күчемле һәм күчемсез милекне сатудан кергән керемнәргә, мөлкәтне арендага бирүдән кергән керемнәргә; чит ил чыганакларыннан алынган керемнәргә һәм башкаларга карата 2025 елга 3-НДФЛ формасы буенча салым декларацияләрендә гражданнар тарафыннан түләүгә белдерелгән физик затлар керемнәренә салым түләү срогы тәмамлана.
16 июльдән физик затлар кеременә салым түләүнең һәр вакыты чыккан көне өчен Россия Банкының рефинанслау ставкасының 1/300 өлеше буенча пеня исәпләнәчәк.