19 июньдә Татарстан Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Аның кысаларында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү мәсьәләләре каралды.
“Салымнар буенча бурыч суммасының 62%ы Казан һәм Чаллы шәһәр берәмлекләренә туры килә”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова киңәшмә барышында.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының махсуслаштырылган бүлеге вәкилләре катнашты.