ТР Хөкүмәте Йортында Татарстанда юл эшләре программасын гамәлгә ашыруга багышланган брифинг узды

2026 елның 24 июне, чәршәмбе

Татарстанда юл эшләренә быел 93 млрд сумнан артык акча юнәлтү планлаштырыла, шул исәптән 80,6 млрд сум - республика бюджетыннан. Хәзер юл эшләре кызу бара, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

«Главтатдортранс» директоры Эдуард Данилов ачыклык керткәнчә, барлыгы 71 чакрымга якын юл төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк һәм 1,1 мең чакрымнан артык төбәк юллары ремонтланачак. «Бездә юл эшләре векторы ремонтка күчте, чөнки юл челтәрен саклап калырга кирәк", - диде ул.

Хәзер иң колачлы проект - Казандагы тагын бер тиз йөрү магистрале төзү. Юл Оренбург трактының дублеры булачак. Объект сигез этапка бүленгән, гомуми озынлыгы – 28,5 км. Җиде этап буенча дәүләт контрактлары төзелгән һәм эшләр алып барыла, дип сөйләде Ф. Хәнифов.

"Ә сигезенче этап - ул инде Казанга керү юлы. Без Татарстан Республикасының киңлекләрне планлаштыру институты һәм Казан белән тыгыз эшлибез. Лаеш төене - бу зур проектның бер өлеше. (...) Бюджетта Боровое Матюшинога М12 ягына бетон юлга кадәр төзелешкә акча каралган, без төзиячәкбез", - дигән мәгълүмат бирде ул.

Җиде этапта эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча алып барыла:

• Столбище авылыннан М12 «Восток» трассасына кадәр Столбище – Атабай автомобиль юлын реконструкцияләү 4+650 – 8+350 км (Лаеш төене, беренче этап);

• Столбище авылыннан М12 трассасына кадәр Столбище – Атабай автомобиль юлын реконструкцияләү 1+850 – 4+650 км (Лаеш төене, икенче этап);

• Лаеш районында Лесная Поляна торак массивыннан Столбище – Атабай автомобиль юлына кадәр автомобиль юлы төзү (Лаеш төене, өченче этап);

• Көньяк парк торак комплексыннан Лесная Поляна торак массивына кадәр Казан – Оренбург – Боровое Матюшино автомобиль юлын реконструкцияләү (Лаеш төене, дүртенче этап);

• Усады авылыннан алып Лаеш районында тимер юл аша юл үткәргечле Көньяк парк торак комплексына кадәр Казан-Оренбург - Боровое Матюшино автомобиль юлын реконструкцияләү (Лаеш төене, бишенче этап);

• Казан – Оренбург – Боровое Матюшино автомобиль юлыннан Казан – Оренбург – Акбүләк – Казахстан Республикасы белән чик-Лаеш районындагы Усады авылына кадәр автомобиль юлын реконструкцияләү (Лаеш төене, алтынчы этап) ;

• Казан – Оренбург – Акбүләк – Казахстан Республикасы белән чик автоюлындагы транспорт чишелешен реконструкцияләү (Лаеш төене, җиденче этап). Былтыр биредә эшче хәрәкәт ачылган.

Министр искәрткәнчә, элегрәк, Мамадыш тракты дублеры буларак, Вознесенск Тракты төзелгән иде. Киләсе проект Дәрвишләр бистәсендә дублер булачак. "Концепция исәпләнгән, әмма финанслау схемасы кирәк", - диде ул.

Транспоррт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы башлыгы белдергәнчә, Татарстанда түләүле юллар популяр. Әмма бушлай йөрергә теләүчеләр дә җитәрлек. Бүгенге көндә Вознесенск трактының икенче этабы һәм Алексеевск – Әлмәт юлы буенча түләнмәгән юл өчен штрафларның гомуми суммасы 200 млн сумга җитә.

"Вознесенск трактының икенче этабы буенча түләүле режимда узган елның 10 мартыннан йөри башладылар. Бүгенгә 6,7 миллионнан артык машина узган. Бу яхшы күләм. Бердәнбер зур булмаган минус – бездә әлегә 14% кеше йөри һәм түләми. Без алар белән тиешле эш алып барабыз – карарлар һәм штрафлар язабыз. Юлдан йөреп 90 сум түләргә була, ә түләмәгән өчен штраф 1,5 мең сум тәшкил итә. Бик күпләр, аларга штраф турында искә төшергәндә, түлиләр", - диде ул.

Исәпләүләр буенча, бу юлның трафигы – тәүлегенә 13 мең машина. Атнага уртача 19 мең машина үтә, дип ачыклык кертте министр. "Вознесенск трактында элек Мамадыш трактында булган гомуми трафикның 30%ка якыны инде", - диде ул.

Ф. Хәнифов Алексеевск – Әлмәт трассасы буенча исәпләнгән саннар тәүлегенә 3,5 мең автомобиль булуын өстәде. Хәзер атнага уртача 7,3 меңнән артык машина уза. "Бу юл буйлап инде 2,5 миллионнан артык автомобиль узган. Күп кенә эре предприятиеләр үзләренең йөк машиналарын бу юлга күчерәләр. Алар өчен бу арзанрак, тизрәк һәм куркынычсызрак. Әмма монда шулай ук түләмәүчеләр дә бар, Вознесенск трактына караганда да күбрәк, – 20% чамасы», – дип ассызыклады ул.

Татарстандагы федераль трассалардагы юл эшләре турында «Идел-Вятскуправтодор»ның яңа башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, быел республикада юл эшләренә 23,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Эре объектлар арасында – Казан-Оренбург автомобиль юлының 30 километрдан 43 километрга кадәрге участогын реконструкцияләү, машина йөрү өлешен икедән дүрт полосага кадәр киңәйтү.

"Хәзер объектта юл өсслеген урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Инде асфальт-бетон җәюгә керештеләр. Параллель рәвештә Мишә һәм Каип елгалары аша күперләр, 33 км га борылыш элмәгендәге юлүткәргеч, Лаешка борылыш районында ике катлы транспорт чишелеше һәм җәяүлеләр өчен биш җир өсте кичүе төзелә һәм реконструкцияләнә», – дип сөйләде И. Нурмөхәммәтов.

Объектның техник әзерлеге 70% тәшкил итә. Эшләрне быел октябрь аенда тәмамлау планлаштырыла, диде ул.

Искәртәбез, узган ел Казан – Оренбург автомобиль юлының 20-30 км участогын реконструкцияләүне төгәлләгәннәр, Сокуры авылын әйләнеп узуны да кертеп. "Сокуры авылын урап узучы автомобиль юлы үзенең нәтиҗәле булуын исбатлады. Ул транспорт агымнарын уңышлы бүлде, Сокуры Державино авылының үзәк урамына йөкләнешне киметте. Ачылу вакытыннан алып яңа әйләнеп үтү юлы буенча 4 миллионнан артык автомобиль узган", - дип белдерде идарә башлыгы.

Быел Татарстан торак пунктларының юл-урам челтәрен ремонтлауга өстәмә рәвештә 18 млрд сум бүлеп бирелгән, шулай ук өстәмә финанслау Казан юлларына юнәлтелгән – 5,1 млрд сумнан артык, дип хәбәр итте Ф. Хәнифов. "Узган ел урам-юл челтәре буенча 34 млрд сумлык эш башкардык. Бу рекорд күләм иде. Быел 33 млрд сумга чыгабыз", - дип ассызыклады ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Муниципалитетлар торак пунктларының 890 урамында 611 км дан артык юл норматив хәлгә китереләчәк, дип өстәде Э. Данилов.

Быел Казанда юл эшләренә 27 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Гомуми озынлыгы 100 км дан артык булган 204 юл участогы ремонтланачак, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. "Шул исәптән 18,2 млрд сум - урам-юл челтәренә, 890 млн сум – яңгыр канализациясен ремонтлауга, 3,5 млрд сум – төзелеш һәм реконструкцияләүгә, 4,6 млрд сум – "Безнең ишегалды" программасына бүлеп бирелгән", - дип ачыклык кертте ул.

И. Куляжев сүзләренчә, Россия – АСЕАН саммитына әзерлек барышында делегацияләр маршрутлары буенча җиде юл участогын ремонтлауга республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 676 млн сум бүлеп бирелгән. Мәсәлән, Ершов, Горький, Татарстан урамнары һәм башка участоклар ремонтланган.

Приволжская урамында тимер юл аша юл үткәргечле Горький шоссесы дублеры участогы төзелеше дәвам итә, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. 4 км чамасы төзелешкә 3 млрд сум каралган. «Экорайонда" юл участогын төзү буенча 460 млн сумлык конкурс процедуралары үткәрелә", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International