Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2015 елдан башлап халыкның төрле төркемнәре һәм категорияләре арасында җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында даими рәвештә Бөтенроссия спартакиадасын уздыру турында» 2013 елның 26 сентябреннән 1722-р санлы күрсәтмәсе нигезендә 2026 елда Россия укучыларының (яшүсмерләр) XIII җәйге Спартакиадасын уздыру планлаштырыла. Ярышлар 2026 елның июненнән сентябренә кадәр узачак.
Спартакиада – бөтенроссия ярышлары статусы бирелгән комплекслы спорт чарасы, ул 54 спорт төре буенча уздырыла һәм Россиядә төп спорт вакыйгасы булып тора.
2026 елда Россия укучыларының (яшүсмерләр) XIII җәйге Спартакиадасының сайлап алу һәм финал ярышларында Татарстан Республикасы җыелма командаларын әзерләүгә һәм аларны катнаштыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 10 000,0 мең сум күләмендә чаралар юнәлтелде.