Глюкозаны мониторинглау системаларына Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә чаралар бүлеп бирү турында

2026 елның 1 июле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2026 елның 12 июнендәге 1468-р санлы боерыгы нигезендә шикәр диабеты булган йөкле хатын-кызларны һәм ике яшьтән униҗиде яшькә кадәрге беренче типтагы шикәр диабеты булган балаларны глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруга 2026 елда Татарстан Республикасына 77,2 миллион сум күләмендә өстәмә федераль финанслау бүлеп бирү каралды.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан югарыда аталган максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 28,6 миллион сум күләмендә өстәмә чаралар бүлеп бирү турында карар кабул итте.

Шулай итеп, глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү максатларында өстәмә финанслауның гомуми күләме 105,8 миллион сум тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Шикәр диабетына каршы көрәш» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International