Су транспорты оешмаларына субсидия бирү турында

2026 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Шәһәр яны су транспортыннан файдалана алу максатларында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән су транспорты оешмаларына субсидияләр бирелә.

Субсидияләр пассажирлар йөртү тарифларын дәүләт тарафыннан җайга салуга һәм гражданнарның аерым категорияләренә шәһәр яны су транспортында йөрү өчен түләү буенча ташламалар бирелүгә бәйле рәвештә алынмаган керемнәрне каплауга бирелә.

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы бюджетыннан су транспорты оешмаларына 66,1 млн. сумлык субсидияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International