Фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә эшләүче кече һәм урта предприятиеләр 2026 ел башыннан Илкүләм гарантия системасы инструментларын кулланып, 2 млрд сумнан артык чаралар җәлеп иткән. Бу хакта Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясендә хәбәр иттеләр.
Корпорациядә билгеләп үткәнчә, бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Шундый күләмдә ярдәмне фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр эшчәнлекләренең төп төре булган компанияләр алган. Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе мәгълүматлары буенча, Россиядә шундый 24,3 мең предприятие теркәлгән.
Моннан тыш, тагын 103,5 меңгә якын кече һәм урта бизнес предприятиеләре фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне эшчәнлекнең өстәмә юнәлеше буларак куллана, аларның нәтиҗәләрен җитештерүдә һәм сатуда файдалана.
Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе аналитикасы мәгълүматлары буенча, өстәмә эшчәнлек төре буларак фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән шөгыльләнүче 103,5 мең компанияләрнең чирек өлеше диярлек архитектура һәм проектлау өлкәсендә төп бизнес алып бара, һәр бишенчесе IT да эшли, тагын 18% – эшкәртү сәнәгатендә.
Фәнни тикшеренүләре һәм эшләнмәләре эшчәнлекләренең төп төре булган кече һәм урта предприятиеләрнең өчтән икесе диярлек илнең берничә төбәгендә теркәлгән. Мондый предприятиеләрнең өчтән бере диярлек Мәскәүдә, һәр унынчысы – Санкт-Петербургта, 6% – Мәскәү өлкәсендә, 4% – Татарстанда эшли. Тагын 3әр проценты Новосибирск һәм Свердловск өлкәләренә, 2шәр проценты Башкортостан, Түбән Новгород һәм Ростов өлкәләренә, шулай ук Краснодар краена туры килә.