Креатив (иҗади) индустрияләр субъектларына мөлкәти ярдәм чарасы кертелде

2026 елның 6 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2026 елның 1 июленнән 832 санлы карары белән креатив (иҗади) индустрияләргә ярдәм итү инфраструктурасына караган, шулай ук креатив кластерны формалаштырганда кулланыла торган Татарстан Республикасы мөлкәтеннән файдаланган өчен креатив (иҗади) индустрия субъектларына аренда түләү буенча ташлама рәвешендә мөлкәти ярдәм чарасы кертелде.

Әлеге ташлама креатив (иҗади) индустрияләргә ярдәм итү инфраструктурасына карый торган Татарстан Республикасы мөлкәтен арендалау шартнамәсе төзелгән көннән алып биш елга түбәндәге күләмнәрдәге аренда түләвен билгеләү рәвешендә билгеләнә:

аренданың беренче елыннан өченче елына кадәр – аренда түләве күләменнән 0 процент;

аренданың дүртенче елы – аренда түләвенең 50 проценты;

аренданың бишенче елы – аренда түләвенең 75 проценты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International