Гомуми белем бирү оешмаларының беренче сыйныф укучыларына бүләккә китапларга чаралар бүлеп бирү турында

2026 елның 7 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында ел саен гадәт буенча гомуми белем бирү оешмаларының беренче сыйныф укучыларына бүләккә китап тапшырыла.

Быел Россия халыклары бердәмлеге елында балаларга бүләк итеп рус һәм татар телләрендә «Дуслык илендә» китабы сайланды. Анда балаларны татар, рус, чуаш, удмурт, мари һәм мордваларның гореф-гадәтләре, телләре, фольклоры һәм милли үзенчәлекләре белән аңлаешлы формада таныштыруга юнәлдерелгән киң белем бирү материалы тупланган.

QR-кодлар белән бирелгән сылтамалар аша укучылар шулай ук Россия гимнын тыңлый, әкиятләр укый, Идел баһадирлары турында мультфильмнар карый ала алачак.

Китапны бастыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 23 310,8 мең сум күләмендә чаралар бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International