2026 елда велосипед спорты - шоссе буенча Россия чемпионатын оештыруга һәм уздыруга 16 517,77 мең сум юнәлдерелде

2026 елның 1 июле, чәршәмбе

2026 елның 24-28 июнендә Иннополис һәм Казан шәһәрләрендә велосипед спот – шоссесы буенча Россия чемпионаты узды.

2026 ел сезонының төп стартында Россиянең 200дән артык әйдәп баручы велогонщигы һәм 400 һәвәскәр спортчысы катнашты. Казан шәһәренең үзәгендә төркемле узыш уздыру Татарстан Республикасының спорт җәмәгатьчелеге һәм бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйга булды.

Чемпионатның төп максаты – талантлы велогонщикларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, илебезнең велоспорт дәрәҗәсен күтәрү һәм аны дөнья аренасына чыгару. Чара халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, яшьләрне спортка җәлеп итүгә һәм төбәктә велосипед инфраструктурасын үстерү өчен шартлар тудыруга ярдәм итә.

Моннан тыш, чемпионат Татарстан Республикасын федераль дәрәҗәдәге вакыйгаларны кабул итәргә һәм уздырырга әзер заманча, тиз үсүче төбәк буларак та таныта.

2026 елда велосипед спорты – шоссе буенча Россия чемпионатын оештыруга һәм уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 16 517,0 мең сум юнәлдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International