Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтәчәкләр

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

Россия Хөкүмәте авыл хуҗалыгын иминиятләштерү килешүе буенча саналган иминиятләштерү премиясен түләүдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чыгымнарының бер өлешен каплауда субъект бюджетларына федераль бюджеттан 2014 елда бирелүче субсидияләрне бүлүне раслаган:

- Үсемлекчелек өлкәсендә 4 997 млн. сум, Татарстан Республикасына бирелүче субсидия күләме 131,9 млн. сум;

- Терлекчелек өлкәсендә 950 млн. сум, Татарстан Республикасына бирелүче субсидия күләме 32 млн. сум.

Субсидияләр субсидия бирү турында Россиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы белән Россия Федерациясе субъектларының иң югары дәрәҗәдәге дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән төзелгән килешү нигезендә бирелә.

Субсидияләрдән файдалану нәтиҗәлелеге ел саен Россия Авыл хуҗалыгы Министрлыгы тарафыннан бәяләнә. Бәя килешүдә каралган субсидия бирү нәтиҗәлелеге күрсәткечләренз ирешү дәрәҗәсенә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International