Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык Идарәсендә киңәшмә

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсендә узган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә Федераль казначылыкның территориаль органнарының Россия Федерациясе субъектлары органнары белән Россия Федерациясе субъекты бюджетлары счетларында калдыкларны тулыландыруга бюджет кредитлары бирү бенча эшне оештыру мәсьәләсе каралды.

Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Россия Финанслар министрлыгының бюджетара мөнәсәбәтләр Департаменты директоры Лариса Ерошкина катнашты.

Киңәшмә барышында Россия Федерациясе субъекты бюджетлары счетларында калдыкларны тулыландыруга бюджет кредитлары бирү өлкчендә законнардагы яңалыкларны гамәлдә тормышка ашыруга бәйле мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International