Рөстәм Миңнеханов Россия финанслар министры урынбасары Андрей Иванов белән очрашты

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйһетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.

Яклар алга таба багланышлар мәсьәләләре, шул исәптән Татарстан республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны финанслау турында да сөйләштеләр.

Очрашу тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Иваноы югары технологияләр өлкәсендәге технопаркка - ИТ-паркка юнәлделәр. Анда алар Russian Startup Tour  үсеш институтларының роуд-шоу чараларында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International