Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында министр урынбасары Даниил Волков ТР ФМ Казначылык Департаменты, Тр буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе, ТР буенча ФССП идарәсе вәкилләре катнашында эшлекле киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә юл йөрү өлкәсендә административ хокук бозган өчен штрафлар буенча түләмәүлекне киметү мәсьәләсе каралды.
Киңәшмә барышында әҗәтләрне түләттерү барышында барлыкка килгән кыенлыклар һәм уздырылучы чаралар турында хисап бирү тикшерелде.