Россия Финанслар министрлыгы интернет-сәүдә итүне җайга салу буенча тәкъдимнәр әзерли

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Россия Финанслар министрлыгы интернет-сәүдә итүне җайга салу буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәтенә тәкъдимнәр әзерли. Бу турыда матбугат конференциясендә Россия Хөкүмәтенең вице-премьеры Аркадий Дворкович хәбәр итте. "Әлеге мәсьәлә Хөкүмәттә тикшерелде. Төп идеяләр турында уртак фикергә килдек. Шуны әйтеп була, Финанслар министрлыгы уртак сөйләшү нәтиҗәләренә нигезләнеп, күрсәткечләр буенча конктер тәкъдимнәр әзрелиячәк, шулай да мөһим факт булып Таможня берлеге буенча партнерлар белән киңәшмәләр тора", - дип хәбәр итте А.Дворкович, чаралар Таможня берлеге буенча партнерлар белән килештерелгән булырга тиеш дип өстәп.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International