Россия атна азагына кадәр 2 млрд долларга украина евробондларын сатып алачак, дип хәбәр итте Россия Финанслар министры башлыгы Антон Силуанов.
Узган ел ахырында Россия белән Украина бер төркем уртак рәсми кәгазьләрне имзалаган иде, алар Мәскәүнең украинаның 15 млрд. долларга кыйммәтле кәгазьләрен сатып алу юлы аша күрше ил икътисадына инвестицияне күздә тота.
Икенче траншы күчерү әлегә башланмады. Моңа кадәр Силуанов хәбәр иткәнчә, Россия "украина ягыннан йөкләнмәләрне үтәүне көтә".