РФ Финанслар министрлыгы 2014 елга тышкы бурычлар буенча планын үзгәртми

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

Россия Финанслар министрлыгы 2014 елда тышкы базарда 7 миллиард долларга кадәр акча җәлеп итәргә планлаштыра, дип хәбәр итте журналистларга Россия Финанслар министры Антон Силуанов.

Агымдагы елда Финанслар министрлыгы  урыннарда махсус суверен евробондларның инвестиция презентацияләрен (road-show) уздырачак, инвесторлар белән еш очрашулардан башка берни уздырылмыячак. Шундый беренче очрашуны Силуанов агымдагы атна ахырында Гонгконгта уздырырачак.

Финанслар министрлыгында, Силуанов сүзләре буенча, евробондлраны урнаштыру көне әлегә билгеләнмәгән. Хәзерге вакытта Финанслар министрлыгы Хөкүмәт белән федераль контракт системасы турында яңа законны исәпкә алып, урнаштыручы банк-оештыручыны сайлап алу процедурасын килештерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International