2014 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасына 793 күп фатирлы йорт кертелгән, программаны финанслау күләме 4 млрд. 683 млн. сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Кидәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин искә төшергәнчә, 2014 елда капиталь ремонт программасында 41 муниципаль берәмлек катнашты (Әтнә, Әлки, Чүпрәле, Кайбыч районнарыннан гайре).
2014 елда балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонт программасын финанслау күләме 100 млн. сум тәшкил итә. 13 балаларны савыктыру лагере ремонтланган. 2014 елның 21 февралендә финансларны үзләштерү 8,4% тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2014 елда “Уңайлы мохит” программасын финанслауның гомуми күләме 539,6 млн. сум булачак, шул исәптән Россия Федарациясе бюджеты исәбеннән - 215,8 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән – 323,8 млн. сум. 135 социаль өлкә объекты адаптацияләнәчәк.
Моннан тыш, 2014 елда гомуми белем мәктәпләренә керүне тәэмин итү кысаларында 104 мәктәп адаптацияләнәчәк, финанслау лимиты - 271,9 млн. сум.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 28.01.2014 № 8-р күрсәтмәсе белән “Авылда су белән тәэмин итү” программасы расланды. 204 елда 328 км су үткәргеч челтәр салыначак, 28 артезиан скважинасы борауланачак һәм 38 су җибәрү башнясы куелачак. Финанслау күләме - 690 млн. сум.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларына “Ачык Татарстан” системасында активрак эшләргә өндәде, бүген бу системада кирәкле хисаплылыкның, мәгълүматның зур күләмнәрен урнаштыру зарур. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, система камилләштереләчәк әле – аны чынлап та куллану өчен җайлырак итәсе бар.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга кичекмәстән Казанның Восстание урамындагы күп фатирлы йортка халыкны урнаштыру мәсьәләсен хәл итәргә тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Президенты, киңәшмәне өзеп, Тәлгать Абдуллины Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасы каршында җыелган халык янына җибәрде, алар кулларына «Заселите Восстания, 80!» плакатын тотканнар иде. Рөстәм Миңнеханов пикетчыларга ситуациянең республика җитәкчелеге контролендә булуын хәбәр итәргә кушты.