Милеккә салым кадастр бәясенә бәйле булачак

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
РФ Финанслар министрлыгы милеккә салымны исәпләгәндә аның кадастр бәясеннән чыгым саналуына әкеренләп күчү буенча тәкъдимнәрен Дәүләт Думасының язгы сессиясенә кертергә мөмкин. Бу турыда журналистларга Мәскәүдә РФ Финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә салым салганда яңа милек комплекслары кадастр бәясеннән чыгып, ә искеләре инвентаризация бәясеннән чыгып саналу бик үк дөрес түгел. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International