РФ Финанслар министрлыгы Резерв фондын тулыландыру өчен базарда валюта сатып алуны 14 апрельдә яңартып җибәрәчәк

2014 елның 11 апреле, җомга
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы һәм Федераль казначылыгы 2014 елның 14 апрелендә Резерв фондын тулыландыру өчен чит ил валютасын сатып алу буенча операцияләр уздыруны яңартып җибәрәчәк. Исегезгә төшерәбез, әлеге операцияләр финанс базарында волатильлек үсү сәбәпле 2014 елның 4 мартында туктатылып торган иде, диелгән министрлык хәбәрендә.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International