Кырым һәм Севастополь бюджетларының кытлыгы 55 миллиард сум күләмендә бәяләнә, дип хәбәр итте Россия Финанслар министрлыгы җитәкчесе Антон Силуанов.
Россия нинди чыганаклардан Кырым һәм Севастопольгә ярдәм итә ала дигән сорауга җавап биреп, Силуанов Кырымның үзенең салым потенциалын җәлеп итәргә планлаштырыла дип белдерде. Министр белдерүенчә, табыш үзәге Кырымда булмаган эре компанияләрнең бер өлешен мөстәкыйль юридик бүлекләр буларак теркәргә кирәк булачак.