"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында компаниянең Директорлар советы формалаштырылды. Җыелыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры Олег Нестеров финанс-икътисадый эшчәнлек турында нотык белән чыгыш ясады.
"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ Директорлар советы түбәндәге составта формалаштырылды:
Алексеев Сергей Владимирович – "Связьинвестнефтехим" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары;
Бусыгин Владимир Михайлович – "ТАИФ" ААҖ генераль директорының "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ белән идарә итү һәм аның стратегик үсеше буенча урынбасары;
Гайзатуллин Радик Рәүф улы – Татарстан республикасы финанслар министры;
Зарипов Равил Хәммәт улы - ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры;
Маганов Наил Өлфәт улы – "Татнефть" ААҖ генераль директоры;
Милич Желько – IPCO - TRADING S.A.башкарма директоры;
Нестеров Олег Николаевич – "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры;
Пресняков Владимир Васильевич – "ТАИФ" ААҖнең нефть химиясе һәм нефть эшкәртү буенча генераль директор урынбасары;
Раппопорт Александр Леонидович – "Раппопорт һәм партнерлар" Адвокат конторасының идарә партнеры;
Сафина Гузәлия Мөхәррәм кызы – "ТАИФ" ААҖнең икътисад һәм финанслар буенча генераль директор урынбасары;
Сабиров Ринат Касыйм улы – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе ("алтын акция" нигезендә дәүләт вәкиле).
2013 елда аудит компаниясе буларак "ПрайсвотерхаусКуперс Аудит" ЯАҖ расланды. Акционерлар федераль законнар үзгәрүе нәтиҗәсендә "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ уставына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертүне расладылар.
"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы тәмамлангач, Директорлар советының яңа составында беренче утырыш үткәрелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәкъдимен хуплап, Директорлар советы әгъзалары "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ Директорлар советы рәисе итеп яңадан Владимир Бусыгин сайланды һәм "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры Олег нестеровның вазыйфалары расланды.