"Дәүләт (муниципаль) финанслары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру" темасына семинар-киңәшмә

2014 елның 18 апреле, җомга
Бүген Казанда Россия Федерациясе финанслар министрлыгы һәм Идл буе Федераль округы субъектларының финанс органнары җитәкчеләре катнашында "Дәүләт (муниципаль) финанслары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру" темасына семинар-киңәшмә уза.
Россия Федерациясендә соңгы ун елда бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар этаплап тормышка ашырыла. Узган елның 30 декабрендә РФ Хөкүмәте 2018 елга кадәр иҗтимагый финанслар нәтиҗәлелеген арттыру буенча 2593 санлы Карар кабул итте.
 Татарстан Республикасы да Рәсәйдән калышмый. Бездә беренче программа 2007 елда, икенчесе 2011 елдан кабул ителгән иде.
Дәүләт финанслары белән эш итүчеләр өчен әлеге киңәшмә көтеп алынган чара. Киләсе елга һәм план чорына бюджетны исәпләү алдыннан, өлкәдә булган яңалыкларны белү, аларны эштә файдалану зур әһәмияткә ия. Финанслар белән идарә итү нәтиҗәлеген арттыру Программасын тормышка ашыру бүген төп тема. Рәсәйнең Финанслар министрлыгыннан чакырылган белгечләр нәкъ менә шул программаны эшләп чыгаручылар һәм аның идеологлары. Программаны тормышка ашыру буенча төгәл мисаллар нигезендә аңлатмалар уздыра. Идел буе федераль округының барлык финанс органнары өчен бу бик мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International