Бүген Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Түбән Кама шәһәрендә поселения башлыклары катнашында җирле үзидарә өлкәсендә көн кадагына сугучы мәсьәләләргә багышланган семинар-киңәшмәдә катнашты. Семинарда Алла Леонидовна "Муниципаль берәмлектә бюджет процессын тормышка ашыру буенча аерым мәсьәләр" темасына чыгыш ясады.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар каралган.