Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы, дүртенче чакырылыштагы Илленче утырышы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты утырышы узды.
Комитет утырышында Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы эшчәнлеге турында сөйләде.
Радик Рәүфович үз чыгышында әйтеп узганча, 2013 елда Татарстан Республикасының тупланма бюджетына слам һәм салым салым булмаган керемнәр 168,3 млрд. сум күләмендә тупланган, бу фаразның 102,7%. Республика бюджетына керемнәр 130,5 млрд. сум күләмендә җыелган, бу фаразның 102,6%. Федераль бюджеттан һәм башка чыганаклардан республикага 41,5 млрд. сму күләмендә акча җәлеп ителгән.
Татарстан Республикасы тупланма бюджетының чыгымнары 2013 елда 209,5 млрд. сум, Республика бюджеты чыгымнары 172,3 млрд. сум тәшкил иткән. Тупланма бюджет чыгымнарында хезмәт хакы фонды 72,2 млрд. сум күләмендә булган.