Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды, анда 2014 елның өч ае эчендә компаниянең бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, май аена бюджеты расланды.

Директорлар советы 2013 елга “Татнефть” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясады. Үткән ел компания ятмаларында 26,1 млн тонна нефть чыгарылган, ул 2012 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 102 мең тоннага артык. 266 нефть чыгаручы скважина файдалануга тапшырылган.

Хисап чорында юлдаш нефть газын чыгару күләме 864,8 млн куб метр тәшкил итте, бу узган ел дәрәҗәсеннән 2,5 процентка артык.

Ашалчы ятмасында артык үзле нефть чыгару күләме 145,6 мең тонна тәшкил итте, барлыгы 2014 елның 1 гыйнварына 325,7 мең тонна артык үзле нефть чыгарылган.

Россия Федерациясендә Татарстан Республикасыннан читтәге ярдәмче җәмгыятьләрнең лицензион ятмаларында 312 мең тонна нефть чыгарылган, 18 скважина борауланган.

“Татнефть” эшчәнлегендә мөһим юнәлеш – ресурсларны сак тоту чараларын уздыру. Шушы программа кысаларында үткән ел 55 мең тоннадан артык шартлы ягулык экономияләнгән.

2013 елга компаниянең чиста табышы 63,9 млрд сум тәшкил итә.

Директорлар советында “Татнефть” ААҖ ятмаларын эшкәртүнең яңа технологияләрен гамәлгә кертү буенча фикер алышынды. Бүгенгә “Татнефть” ААҖ тарафыннан нефть запасларын сайлап алуга идарә системасы булдырылган.

Утырышта Түбән Кама ТЭЦ -2не реконструкцияләүнең барышы турында мәгълүмат тыңланылды. Бу объектның киләчәге «ТАНЕКО» ААҖ белән тыгыз бәйләнгән. Киләчәк этапларда нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларының комплексы үсешендә нефть эшкәртүне арттыру планлаштырыла.

Директорлар советы акционерларның еллык гомуми җыелышы турында, “Татнефть” акцияләре буенча дивидендлар турында мәгълүмат тыңлады һәм компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләрен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International